28 июль көнне җир шарының барча мөэмин-мөселманнары Рамазан аеның тәмамлануын - Ураза гаетен бәйрәм итте. Татарстанның барлык мәчетләрендә бәйрәм вәгазьләре һәм Гает намазы укылды. Фома авылынның мәчетләрендә дә бәйрәм вәгазьләре һәм Гәет намазы укылды.
Ураза гаетенә авылдашлар белән бергә читтәндә кунаклар күп кайтканнар иде. Мәчетнең имамы Мәгъсум хәзрәт Таһиров Гает вәгазе белән чыгыш ясады һәм бәйрәм намазы белән җитәкчелек итте.
Мәгъсүм хәзрәт вәгазләрендә мәрхәмәтле һәм шәфкатьле булырга өндәде. Вәгазьнең ахырында исә: "Аллаһ тоткан уразаларыбызны кабул кылып, барыбызны да Кыямәт газабыннан коткарып, җәннәтләре белән бүләкләсә, барлык золымнардан, начарлыклардан сакласа иде", - дип теләкләр теләде, тынычлык, бәрәкәт сорады һәм барча мөселманнарны да Ураза гаете белән тәбрикләде
Авылыбызның имамы Мәгъсүм хәзрәт Таһиров Ураза гаете уңаеннан булган Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин котлавын укып китте. "Ураза тотучының ике шатлыгы булыр, шуларның берсе - ифтар Без Аллаһ кушуы белән ашыйбыз да, эчәбез дә Икенче шатлык исә безне Кыямәт көнне көтеп торыр Ураза тоткан кешенең, Аллаһ каршына килгәндә тагын бер шатлыгы булыр Бу хакта хәдисләрдә: ...." Ураза тоткан кеше Аллаһ каршына буш кул белән килмәс, ул әҗер вә саваплар белән килер. Амин, шулай булсын! "-. Дип ураза тотуның мөһимлеген искәртте" Кеше - Аллаһка буйсыну өчен барлыкка китерелгән. Ул - безгә туры юл күрсәтүче. Кешенең төп вазыйфасы - Аллаһның колы булу. Ярлыкау алу өчен Аллаһ кушканны үтәргә кирәк. Шунда гына бәндә савап һәм күңеленә рәхәт ала ", -.. Диелгән иде ТР мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчесе котлавында Аннан соң барча җыелган халык Мәгъсүм хәзрәт имамлыгында Гает намазын укыдылар
Мәчеткә килүче барча авылдашларда үзләрендә зур рухи байлык булдырып, тәгъбирләр әйтеп, өйләрендә хәзерләнгән бәйрәм табынына таралдылар .